16+

Ике автобус бәрелешеп, бер хатын-кыз, алты яшьлек бала һәлак була, унбер кеше имгәнә...

Һәр автобуста унсигезәр кеше була.

Һәр автобуста унсигезәр кеше була.

Башкортстанның Салават районында ике пассажир автобус бәрелешкән. Ике кеше үлгән, унбер кеше имгәнгән. Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр һәм прокуратура ачыклый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген көндезге икеләр тирәсендә Кропачево-Мәсәгуть юлында, Малаяз авылы янында Ford Transit автобуслары бәрелешә. Автобусларның берсе Олы Устьикин авылыннан Уфага таба бара, икенче автобус шул ук юнәлештә каршыга килә. Авария урынында бер хатын-кыз, алты яшьлек бала һәлак була, унбер кеше имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бәрелешү вакытында автобусларда барлыгы 36 кеше, һәр автобуста унсигезәр кеше була.

Авария урынына Салават районы прокуроры урынбасары барган. Шулай ук тикшерүче-криминалистлар да килгән. Фаҗига сәбәпләрен һәм гаеплеләрне хокук саклаучылар ачыклый.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading