16+

Ике бала тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, фатирда бу вакытта балаларның туганнары булган.

Ике бала тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, фатирда бу вакытта балаларның туганнары булган.


 


Мәскәүдә Талалихин урамындагы торак йорт тәрәзәсеннән ике бала егылып төшеп һәлак була. Бу хакта ТАССка шимбә көнне РФ Тикшерү комитетының Мәскәү буенча ДСУ җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова хәбәр иткән.

"Россия Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча Баш тикшерү идарәсенең тикшерү органнары тарафыннан ике бала үлеме буенча тикшерү уздырыла. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Мәскәүнең Таган районындагы торак йорт янында, биеклектән егылып төшеп һәлак булган ике малайның үле гәүдәләре табылган. Фатирда балаларның үзләре генә булмавы ачыкланды", - диде ул.

РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе («Саксызлык аркасында үлемгә китерү») буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Гаиләнең күршеләре дә сораштырыла.

Без еш кына “бәла аяк астында”, дияргә яратабыз. Әмма, соңгы елларда бу гыйбарәне “бәла тәрәзә төбендә” дип үзгәртү дөресрәк булыр иде, чөнки балаларның тәрәзәләрдән егылып төшеп имгәнү, иң кызганычы, үлем очраклары ешайды.

Фото:pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading