16+

Ике баласын үтергән ата кешенең үзен балаларыннан аерым җирлиләр

Мәрхүм балаларның анасы белән психологлар эшли.

Мәрхүм балаларның анасы белән психологлар эшли.

26 декабрьдә Башкортстанның Дәүләкән районында елга буенда туктап торган машина эчендә ике бала һәм ир-ат мәете табылды. Соңрак 1 һәм 6 яшьлек балаларны 37 яшьлек әтиләре үтерүе, аннары үз-үзенә кул салуы ачыкланды. Балаларны әтиләреннән аерым зиратка җирлиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге фаҗига турында Уфа администрациясе башлыгының урынбасары Алинә Сөләйманова социаль челтәрләрдә язган. Ул нәни балаларны да, аларның әтисен дә җирләү эшләрен шәһәр хакимияте үз өстенә алуын хәбәр итә.

"Башинформ" агентлыгының үз чыганагы белешмәсе буенча, җирләү эшләре Уфадан читтә була. Туганнары бу кешеләрне аерым зиратларда җирләргә карар кылган. Мәетләрне шәһәрдән алып киткәннәр инде.

Мәрхүм балаларның анасы белән психологлар эшли. Хәзер аның белән туганнары һәм якыннары аралаша, алар аңа ярдәм итәргә тырыша.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 26 декабрьдә көндез 37 яшьлек ир-ат хатыны белән талаша һәм ике баласын машинага утыртып алып китә. Аннары машинаны Өршәк елгасы буенда табалар. Салонда өч мәет була. Алар ис газы белән агуланган. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Күршеләре сүзләренчә, ир белән хатын көнчелек аркасында талашып торган. Хатын иреннән китәргә җыенган. Соңрак матбугат чараларында мәрхүм ир-атның аудиоязмалары чыккан. Ул энесенә мөрәҗәгать итә, хатынының корпоратив кичәсендә хыянәт итүен, шуңа күрә балаларны алып китүен сөйли, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading