16+

Ике кыз күпкатлы йорт түбәсеннән егылып төшеп үлгәннәр

Удмуртиянең тикшерү органнары, прокуратура һәм балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 12 һәм 15 яшьлек ике кызның үлеме буенча тикшерү эшләре алып бара, дип хәбәр итә ТАСС.

Удмуртиянең тикшерү органнары, прокуратура һәм балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 12 һәм 15 яшьлек ике кызның үлеме буенча тикшерү эшләре алып бара, дип хәбәр итә ТАСС.

Бертуган яшүсмер кызлар 18 катлы йорт түбәсеннән сикерер алдыннан Instagramда видео калдырганнар.  Кызларның 12 яшьлеге бер малайны яраткан, әмма әти-әниләре моңа каршы булган. Ә кыз туганы аңа теләктәшлек күрсәтеп, әлеге адымга барган, дип фаразлана.

Кызлар мәктәптә яхшылар рәтендә саналган, уку һәм яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә кыенлыклары булмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading