16+

Ике кызны кычыткан белән кыйнаган ирләрне полиция эзли

Томск полициясе ике кызны кулларыннан бәйләп куеп, кычыткан белән кыйнаган ир-атларны эзли, дип хәбәр итә «РИА-Новости».

Томск полициясе ике кызны кулларыннан бәйләп куеп, кычыткан белән кыйнаган ир-атларны эзли, дип хәбәр итә «РИА-Новости».

Томск полициясе социаль челтәрләрдә видеоролик барлыкка килгәннән соң тикшерү оештырган. Кадрларда ике кызның куллары бәйләп куелган, ярым ялангач кыяфәттә. Ике ир-ат аларны кычыткан белән кыйный, дип хәбәр итә төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Әлеге хәл янәсе 1 августта Томскта шәхси йортларның берсенең ишегалдында булган.
"Интернет челтәрендә урнаштырылган видеоязма буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелә, килеп чыккан хәлнең барлык шартлары билгеләнә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законнар нигезендә карар кабул ителәчәк", - дип хәбәр итә Томск эчке эшләр министрлыгы.

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading