16+

Ике машина бәрелешү аркасында 15 яшьлек балага зыян килгән

Казанда Бондаренко урамында юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек укучы җәрәхәтләнгән.

Казанда Бондаренко урамында юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек укучы җәрәхәтләнгән.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Renault» машинасындагы хатын-кыз ишегалдыннан юлга чыкканда Kia автомобиленә юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә «Renault» автомобилендә утырган 15 яшьлек пассажир зыян күрде.

Ул Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә китерелде, — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading