16+

Ике тәүлек эчендә - ун мәет

Татарстанда ике тәүлек эчендә юл-транспорт һәлакәте аркасында 10 кеше һәлак булган.

Татарстанда ике тәүлек эчендә юл-транспорт һәлакәте аркасында 10 кеше һәлак булган.

Аварияләр ТРның берничә районында һәм Казанда килеп чыккан.
Дүшәмбе көнне, 21 июньдә, Татарстанда үлем белән тәмамланган берьюлы биш авария булган. Беренчесе - төнлә белән Казандагы Оренбург трактында. Юл читендә торган тракторга югары тизлектә «сигезле» килеп бәрелгән. Автомобильдәге пассажирларның берсе урында ук үлгән. Руль артына исерек килеш утырган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан, ләкин соңрак аны юл буендагы куакларда тапканнар.

Югары Ослан районында тагын бер үлем очрагы булган. Казан-Ульяновск автомобиль юлының 38 нче чакрымында внедорожник һәм җиңел машина бәрелешкән, шул сәбәпле беренчесе юл читенә "очкан". Ә икенчесе әйләнеп капланган, внедорожник йөртүчесе һәлак булган.

Тагын бер куркыныч авария Минзәлә районында, Бикбау авылы янында килеп чыга. «Лада» каршысына килеп чыккан атны бәрдерә, шуннан соң автомобиль үзе кюветка ава. Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига урынында өч кеше һәлак булган.

21 кичендә Яр Чаллыдан ерак түгел, Кузкәй авылы борылышы янында Nissan автомобиле һәм тракторның бәрелешүе турында билгеле булды. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, чит ил машинасындагы өч кеше дә һәлак булган.

Сишәмбе көнне, 22 июньдә, Тукай районындагы Шилбә авылына борылышта җитди авария килеп чыккан. Социаль челтәрләрдә пәйда булган кадрларга караганда, анда җиңел машина һәм фургон бәрелешкән. Беренчел фаразларга караганда, машина йөртүчеләрнең берсе узып китү өчен каршы якка чыккан.

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading