16+

Ике укучы кызның интим видеосын социаль челтәрләрдә таратканнар - прокуратура гаеплеләрне эзли

Ростов өлкәсендә ике укучы кыз төшергән интим видеолар прокурор тикшерүе өчен сәбәп булган.

Ростов өлкәсендә ике укучы кыз төшергән интим видеолар прокурор тикшерүе өчен сәбәп булган.

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, Каменск районында яшәүче урта сыйныф укучыларының берсе үзен ярым ялангач килеш телефон камерасына төшергән һәм мәктәптәге танышларына җибәргән. Ә тегеләре башкаларга тараткан. 
Кыз бу хакта әти-әнисенә сөйләгән - тегеләр хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Шул ук районның икенче бер мәктәбендә белем алучы тагын бер кыз да интим видео төшергән. Ролик шулай ук интернет челтәренә эләккән. Һәм күпчелектә төрле фикерләр уяткан, берәүләр, кызларны мондый гамәлләре өчен гаепләп, тәнкыйтьләп чыкса, икенчеләре, киресенчә, аларны хуплый.

Күзәтчелек ведомствосы ике очрак буенча да тикшерү үткәрә, прокуратура хезмәткәрләре әлеге видеоязмаларны таратучыларны ачыклый. Кызлар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә куелган, дип тапшыра РИА "Новости".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading