16+

Ике яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Мәскәүдә ике яшьлек баланың күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп гомере өзелүе социаль челтәрләрне кулланучыларны бик тетрәндергән.

Мәскәүдә ике яшьлек баланың күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп гомере өзелүе социаль челтәрләрне кулланучыларны бик тетрәндергән.

Баланы очраклы үтеп баручылар Зур Шомыртлы урамындагы бер йорт яныннан тапканнар. Шаһитләр фикеренчә, баланың тәрәзәдән егылып төшкән булулы ихтимал. Сабыйны табып алуга аны җылыга алып кереп, шундук ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Тик кызганычка каршы, бала алган тән җәрәхәтләреннән  табиблар килеп җиткәнче үк җан биргән. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана дип хәбәр итә ТАСС.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading