16+

Ике яшүсмернең бер-бер артлы үлүенең сәбәпләрен тикшерәләр

13 яшьлек кыз белән 14 яшьлек егет берничә көн аралык белән үлгән, алар бер-берләрен яхшы белгән.

13 яшьлек кыз белән 14 яшьлек егет берничә көн аралык белән үлгән, алар бер-берләрен яхшы белгән.

Чиләбедә ике яшүсмернең үлем сәбәпләрен тикшерәләр. 29 август көнне Төмән кадет училищесында укучы 14 яшьлек курсантының гәүдәсен табып алалар. Ул якын көннәрдә Төмәнгә укырга китәргә тиеш булган.

1 сентябрьдә шәһәрнең тимер юлында 13 яшьлек кызның гәүдәсенә тап булалар. Ике яшүсмернең дә бер-берләрен яхшы белүләре билгеле. Алар бер мәктәптә укыган. Аларның үлемендә ниндидер бер бәйләнеш бармы – әлегә билгесез. Алар икесе дә яхшы укыган, имин гаиләдә үскәннәр.

+18

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading