16+

Икенче тәүлек югалган дүрт яшьлек баланы эзлиләр

Ике тәүлек буена баланың кайдалыгы билгесез.

Икенче тәүлек югалган дүрт яшьлек баланы эзлиләр

Ике тәүлек буена баланың кайдалыгы билгесез.

Якшәмбе көнне Киров өлкәсендә югалган дүрт яшьлек малайны эзләү төне буе дәвам иткән, баланы урманнан һәм сазлыклардан эзлиләр, дип хәбәр итә РИА Новости "Лиза Алерт" эзләү отрядының төбәк бүлегенә сылтама белән.

Дүрт яшьлек малайны соңгы тапкыр 17 майда кич белән Аккош районының Якино авылында күргәннәр. Һәлакәт урынына Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе тикшерүче-криминалистлары килгән. Баланы полиция хезмәткәрләре, шул исәптән этләр белән кинологлар, һәм волонтерлар эзли. "Малайны эзләү төне буе дәвам итте. Ташландык биналар да, урманнардан да эзләдек. Ул җирлектә зур сулыклар юк, әмма бала өчен зур куркыныч тудыручы сазлыклар күп. Эзләү эшенә һавада очучы квадрокоптерлар һәм шулай ук квадроцикллар җәлеп ителгән", - дип сөйләгәннәр агентлыкка эзләү отрядында.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Киров волонтерларына Кострома һәм Казаннан да кешеләр ярдәмгә килгән, Пермь волонтерлары да юлда икән. Биредә Чувашиядән һәм Марий Элдан эзләүчеләр эшли. Мәскәүдәге "Лиза Алерт" отрядыннан кирәкле җиһазлар китерү мәсьәләсе хәл ителә. "Көндез Киров өлкәсендә җылы, әмма төннәрен нык салкын. Ә бала ике төн инде бер үзе... Төп куркыныч - туңу һәм сусызлык һәм, ни кызганыч, монда вакыт безгә каршы эшли. Мөмкин булганның барысын да эшлибез", - дип ассызыклаганнар эзләү отрядында.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading