16+

Икенчел торакка бәяләр төшә башламагае

Россиядә икенчел торак базары да ярдәмгә мохтаҗ, дип белдерде Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Дәүләт Советы президиумы утырышында. Чараны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

Россиядә икенчел торак базары да ярдәмгә мохтаҗ, дип белдерде Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Дәүләт Советы президиумы утырышында. Чараны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

"Яңа торакка гына ярдәм итәргә түгел, икенчел торакны финанслау өчен дә өчен механизмнар табу мөһим. Моннан башка беренчел торак та шактый авыр барачак ", – дип китерә ТАСС вице-премьер сүзләрен.

Шулай ук Хөснуллин территорияләрне яңартуның комплекслы планын расларга тәкъдим итте. Вице-премьер фикеренчә, бу коммуналь челтәрләрнең тузу проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, хөкүмәт рәисе урынбасары Төзелеш министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы тарафыннан илдә төзелеш материалларын җитештерүне үстерү буенча ярдәмче программа булдыру кирәклеге турында белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading