16+

Ихтыяҗ зур булган һөнәрләр билгеле

Россиядә җитештерү, төзелеш, күчемсез милек һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ зур.

Россиядә җитештерү, төзелеш, күчемсез милек һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ зур.

Россия Хезмәт министрлыгы вакансияләр базасында бу тармакларда бер миллионга якын ачык вакансия бар, дип әйткән Россия Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе Всеволод Вуколов. Җитештерү предприятиеләрендә бөтен ил буенча 425 мең кеше таләп ителә. Нигездә, эшче һөнәрләр белгечләренә ихтыяҗ зур. Шулай итеп 40 мең слесарь, 9 мең эретеп ябыштыручы, 8 мең токарь вакансиясе бар. Төзелеш тармагында 39 мең монтажлаучы, 19 мең бетончы, 11 балта остасы таләп ителә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә төрле белгечлек буенча 58 мең табиб, шулай ук 31,5 мең шәфкать туташы вакансияләре ачык.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading