16+

Ил башлыклары балаларны котлады

Кичә Казан гөрләде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Сабыйларны бәйрәмнәре белән котларга "Казан Кремле"нә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.

Кичә Казан гөрләде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Сабыйларны бәйрәмнәре белән котларга "Казан Кремле"нә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.

Быел фестиваль үзенең 15 еллыгын бәйрәм итә. Беренче елларда шәһәр бәйгесе буларак кына оештырылган әлеге эстрада сәнгате конкурсын бүген Россиянең төрле почмакларында да беләләр.

- Республикабызда сәләтле балалар бик күп. Бу бәйге мондый балаларны ачыкларга һәм аларны иҗади яктан үстерергә ярдәм итә. Билгеле, балалар уңышларында мәдәният хезмәткәрләре, муниципаль хакимият вәкилләре, укытучылар, ата-аналарның өлеше дә зур. Минем өчен бу бәйгегә нәтиҗә ясау бик зур горурлык. Кайчак артистларыбыз да сез күрсәткән осталыкка шакката. Сез - яхшыларның яхшылары, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Балаларны бәйрәм белән котлап:

- Без һәр баланың бәхетле, сау-сәламәт булуын телибез. Нәниләрнең киләчәге аларны тәрбияләүгә, белем бирүгә нинди мөнәсәбәттә булуыбызга бәйле. Аларның һәммәсенең сыйфатлы белем алырга мөмкинлекләре булырга тиеш. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү, балалар бакчалары төзү, мәктәпләрне модернизацияләү, балалар һәм яшьләр программаларын тормышка ашыру - боларның һәммәсе республикабызда туып-үскән балаларның киләчәктә көндәшлеккә сәләтле булачагы турында сөйли, - дип тә өстәде Татарстан лидеры.

Сүз уңаеннан, Казанның иң талантлы балаларына Рөстәм Миңнеханов 1 миллион сумлык грант та тапшырды. Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, ул акчаларны олимпиада хәрәкәтен үстерүгә тотачаклар. Ягъни әлеге матди ярдәм төрле олимпиадаларда Татарстан, Россия күләмендә Казанны танытучы балаларга файдаланылачак. Шулай ук укучыларны олимпиадаларга әзерләгән укытучыларга да өлеш чыгачак. Казан укучылары Россия күләмендәге олимпиадаларда призерлар саны буенча икенче ел рәттән Мәскәү белән Санк-Петербургтан аз гына калышып, өченче урында киләләр икән.

Россия Президенты Владимир Путин исә, Казанның 12нче гимназиясендә укучы Светлана Медведевага Балаларны яклау көнендә немец овчаркасы токымыннан булган көчек бүләк иткән. Светлана әнисе белән яши. Әлеге гаилә Казан шәһәренең Мәскәү районында халыкны социаль яклау бүлегендә хисапта тора.Кыз бала инде күптәннән үзендә немец овчаркасы токымыннан булган эт булдыру турында хыялланган. Мондый бүләккә ия булу турындагы үтенеч белән ул Россия Федерациясе башлыгына мөрәҗәгать иткән. "Бриз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Андрей Беляков Светлана Медведеваны бәйрәм белән котларга дип килгән һәм кызга Мухтар исемле көчекне бүләк иткән. Медведевалар гаиләсенә көчекне карап тоту буенча ярдәм күрсәтеләчәк - алар этне тәрбияләүгә кагылышлы сораулар белән белгеч-кинологка мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading