16+

Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре аталды

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе өч иҗатчыга биреләчәк.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе өч иҗатчыга биреләчәк.

Аларның кандидатуралары буенча карар бүген конкурс комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр иткән.

Конкурс комиссиясе рәисе — Васил Шәйхразиев. Комиссиягә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә абруй казанган шәхесләр кергән, шул исәптән халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ.б.

Комиссия карары нигезендә, «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага билгеләнгән. Шул ук номинациядә «Ир-ат тавышы» премиясен Филүс Каһиров алачак. «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелә.

Премияләрне тапшыру тантанасы Илһам Шакировның туган көнендә февраль аенда булачак, диде Васил Шәйхразиев.

Алсу Исмәгыйлева, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading