16+

Илһам Шакиров премиясе җыр сәнгатен тәртипкә салачак

22 августта Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә башлады. Бүгенге көндә 10лап гариза килгән.

22 августта Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә башлады. Бүгенге көндә 10лап гариза килгән.

Бу хакта журналистлар белән узган матбугат очрашуында ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин белдерде.

“Бу – иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе. Илһам Шакиров исемендәге премия Габдулла Тукай исемендәге премиядән соң икенче баскычта булачак. Премия өч номинациядә үткәрелә: һөнәри (профессиональ) хатын-кыз җырчы, һөнәри (профессиональ) ир-ат җырчы һәм һәвәскәр җырчы”, - дип сөйләде Дамир Натфуллин.

Премиянең күләме – 200 мең сум. Гомуми фонд – 600 мең сум. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Эксперт төркеме бәяләгәннән соң, дәгъва кылучылар жюри әгъзаларына тәкъдим ителәчәк. Жюрида Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Риф Гатауллин һәм Илһам Шакировның туганы Руфия Зарипова булачак. Жюри рәисе - Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

“Бу премияне булдыру идеясе Илһам Шакиров исән чагында ук барлыкка килгән иде. Ниһаять, республика күләмендә премия булуына бик куанам. Премиянең нигезендә җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәтне үзгәртү, дәрәҗәсен тагын да югарыга күтәрү ята. Ул җыр сәнгатен тәртипкә салуда да ярдәм итәр дип уйлыйм”, - дип белдерде Айдар Фәйзрахманов.

Җиңүчеләрнең исеме Илһам Шакировның туган көнендә – 15 февральдә концертта игълан ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading