“Казан” милли-мәдәни үзәгенең концертлар залында “Татарстан - Яңа Гасыр” каналы дикторы, нәфис сүз остасы, алып баручы, җырчы, журналист Илдар Кыямов үзенең “Кара Чишмә карьясе” китабын тәкъдим итте.
-Бу китап - үзебезнең авыл тарихы. Шуңа күрә дә ул миңа якын, кадерле. Мин аны 15 ел яратып эшләдем. Шаркылдап көлгән чакларым да, яшемә буылып елаган чакларым да булды. Чөнки ул авыл тарихы, мин үзем белгән кешеләр язмышы иде. Шуңа күрә дә ул кызыклы һәм минем гомеремнең бер хезмәте. Аллага шөкер, мин бәхетнең җиденче катында. Китап язар өчен өч әйбер кирәк: алар - теләк, акча һәм усал хатын. Китап бар кешегә дә ошап бетмәскә мөмкин, ә усал хатын мине негатив фикерләрдән саклый, - ди Илдар Кыямов үз китабы турында.
Илдар Кыямовка Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән медаль, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе һәм ордены, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән медаль тапшырдылар.
Комментарийлар
0
0
Бик шат
0
0