16+

Илфат Фәйзрахманов тагын бер уллы булган

Танылган журналист шатлыгы белән уртаклашты.

Танылган журналист шатлыгы белән уртаклашты.

Танылган журналист сөенече белән уртаклашты. Кечкенә кызы Лилияне кияүгә биргәннәр. 

"Бүген бәхетле, ләкин моңсу да булган көнебез. Яраткан төпчегебез, мин бит аңа тавышымны күтәреп эндәшә дә алмый идем, бүген башлы күзле булды. Хәзер инде аның үз гаиләсе, безгә ул кунак кына. Нишлисең, тормышның шулай булырга тиешле кануны. Улым Наил дә,  аны шундый игелекле, эшчән итеп үстергән кода, кодагый да бик якын кешеләргә әверелделәр. Бик рәхәт, җайлы кешеләр. Кызыма Лилия дип исем кушкан Рамил Юныс укыды никахны. Әле беренче өч балаларына да үзем кушам исемне дип ышандырды. Рәхмәт инде, балаларыма бер эш кимеде, оныкларыма исем кушарга хәзрәт эзлисе юк...",- ди Илфат әфәнде.

Яшьләргә бәхет, тигез мәхәббәт телибез. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading