16+

Илкүләм проектларга халыкны җәлеп итәбез

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлегендә видеоконференция режимында илкүләм проектлар үтәләшенә багышланган эш төркеме утырышы узды.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлегендә видеоконференция режимында илкүләм проектлар үтәләшенә багышланган эш төркеме утырышы узды.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтүенчә, Татарстан – илкүләм проектлар кысаларында объектлар саны иң куп булган лидер төбәк. «Төп оештыру эшләре хәл ителгән, килешүләр имзаланган, проектлар гамәлгә ашырыла башлады», – диде Татьяна Ларионова. Утырышта катнашучылар илкүләм проектларның үтәлешен карады. Шулай ук «Илкүләм проектлар.Фотоконтроль -2019» партия проекты хакында да фикер алышты. Әлеге проект ике атна элек тормышка ашырыла башлады. Ул төрле районнарда яшәүче актив халыкта кызыксыну уятты. «Республикада ясле группалары булган 29 балалар бакчасы төзелә. Бу әти-әниләр өчен бик мөһим. Алардан башка тагын кем объектлардагы төзелешне күзәтеп, вакытында тапшырылуын контрольдә тотсын? Объектлардагы хәлләрне фотога төшереп җибәрү кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Без бу эшкә халыкны җәлеп итәргә тырышабыз», – ди Татьяна Ларионова.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading