16+

“Җилкәнсезләр” күтәргән проблемалар бүген дә актуальлеген югалтмый

Камал театрында Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" әсәре буенча спектакльне журналистларга тәкъдим иттеләр.

Камал театрында Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" әсәре буенча спектакльне журналистларга тәкъдим иттеләр.

Әсәр инкыйлабка һәм аннан соңгы чорда татар халкының сайлаган юлы турында. Гасырлар буе төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта. Байлар ярлы хәлендә кала. Анда күтәрелгән темалар бүген дә актуаль. Автор байлардан да, ярлылардан да көлә. Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илдус Габдрахманов, Эмиль Талипов, Алмаз Сабирҗанов, Ләйсән Фәйзуллина һәм башка артистлар уйнавы бик җылы кабул ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading