16+

Илназ Фазуллин яңа вазифага керешә

"Матбугат.ру" хәбәр итүенчә, элек "Интертат" электрон басмасын җитәкләгән Илназ Фазуллин тиздән яңа эшкә керешәчәк.

"Матбугат.ру" хәбәр итүенчә, элек "Интертат" электрон басмасын җитәкләгән Илназ Фазуллин тиздән яңа эшкә керешәчәк.

"Сабантуй" һәм "Ялкын" журналларына баш мөхәррир булып киләчәк ул. Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгарылучы бу ике басманы берникадәр вакыт элек юридик яктан кушканнар иде. Әлбәттә, аларны бер журнал итеп чыгару турында сүз бармый. Әлегә "Сабантуй" редакциясе "Татмедиа" бинасының 8нче катында, ә "Ялкын" - 9да утыра. Редакцияләр берләшерме - билгесез. Яңа баш мөхәррир кәнәфие дә кайсы бүлмәдә булачагы мәгълүм түгел.

2016 елның октябрендә "Интертат"ны "События недели" белән бергә "Татар-информ"га кушканнар иде. Шул вакыттан башлап әлеге 3 сайт бер-берсе белән интеграцияләнгән. Бер-берсен тулыландырып эшли.

"Сабантуй"ның элеккеге баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, безнең мәгълүмат буенча, Илназ Фазуллинның урынбасары булып кала. "Ялкын"ның баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина исә 2016 елның декабрендә үз теләге белән журналдан киткән иде.

Шунысы да билгеле, Илназ Фазуллин сыйфатлы кәгазьдә төсле булып чыга торган "Тылсымлы куллар" дигән шәхси журналны гамәлгә куючы да. Әлеге балалар басмасы узган елны 5 еллык юбилеен билгеләп үтте.

"Тылсымлы куллар"ны чыгару тәҗрибәсе Илназ әфәндегә яңа эшендә дә ярап торыр, мөгаен. Концепция һәм контент ягыннан кисешүләр булмастыр, чөнки, белүебезчә, фактта "Тылсымлы куллар"ны элеккедән Илназның хәләл җефете Ландыш ханым чыгара. Ландыш Фазуллина шулай ук шәхси эшне дәүләт эше белән бергә алып барырга җай таба - ул "Идел" журналында баш мөхәррир урынбасары.

Илназ Фазуллин "Сабантуй" һәм "Ялкын"дагы яңа эшенә 1 февральдән керешәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading