16+

Илсур Һадиуллин Казанның БДИ уздыру пунктын тикшерде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов 183 нче гимназиядә булдылар, анда рус теленнән БДИны 292 чыгарылыш укучысы тапшырды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов 183 нче гимназиядә булдылар, анда рус теленнән БДИны 292 чыгарылыш укучысы тапшырды.

Бу хакта Мәгариф идарәсе Telegram-каналында хәбәр иттеләр, дип яза kzn.ru.

БДИның барлык пунктларына имтихан материаллары дистанцион рәвештә тапшырыла. Контроль-үлчәү материалларын бастыру һәм бланкларны сканерлау аудиторияләрдә бара. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чыгарылыш укучыларын имтихан бүлмәләренә, паспорт күрсәтеп, металлэзләгеч рамкасы аша керткәннәр. 

«Моның өчен яңа җиһазлар сатып алынды. Контроль-үлчәү материалларын БДИ оештыручылары сакланган каналлар аша ала. Рус теленнән 27 бирем үтәргә кирәк. Документлар белән бер бала да чыга алмый. Бик җитди контроль. Беркемнең дә кагыйдәләрне бозарга хокукы юк. Әгәр укучы аудиториядән алты-җиде тапкырдан артык чыкса, шунда ук Росия мәгариф күзәтчелеге тарафыннан махсус контрольгә алыначак», – дип ассызыклады Һадиуллин. 

Ризванов рус теле буенча имтихан эше ике өлештән тора, база һәм югары катлаулылык дәрәҗәсендәге 27 биремне үз эченә ала дип сөйләде. Башкару өчен 3 сәгать 30 минут, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга 5 сәгать вакыт бирелә. Имтихан нәтиҗәләре 16 нчы июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак. 

Моңа кадәр KZN.RU порталы быел Бердәм дәүләт имтиханын 6061 укучы тапшыра дип хәбәр итте. Бердәм дәүләт имтиханына – 25 пункт, төп дәүләт имтиханына – 53 пункт һәм чыгарылыш имтиханнарын үткәрү өчен 9 пункт әзерләнгән. Моннан тыш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә 82 пункт оештырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading