16+

Илсур Метшин: «Абу-Дабига кадәр «үсәргә» вакыт бар әле»

Казанда 1-3 февраль көннәрендә «WorldSkills» чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән III төбәк этабы үтте. Биредә «WorldSkills» таләпләре буенча 78 компетенция, «JuniorSkills» буенча (балалар арасындагы ярыш) 19 компетенция тәкъдим ителде.

Казанда 1-3 февраль көннәрендә «WorldSkills» чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән III төбәк этабы үтте. Биредә «WorldSkills» таләпләре буенча 78 компетенция, «JuniorSkills» буенча (балалар арасындагы ярыш) 19 компетенция тәкъдим ителде.

Чемпионатта «WorldSkills» юнәлешендә 595 студент һәм 527 эксперт, «JuniorSkills» буенча 220 кеше һәм 120 эксперт катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, милли чемпионатның ярымфиналында һәм финалында Татарстан данын яклап кемнәр катнашасы ачыкланды.

Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов белдергәнчә, аларга беркетелгән «Флористика», «Ресторан хезмәте», «Пешекче һөнәре», «Кондитерлык эше» һәм «Чәчтарашханә сәнгате» буенча Казанның махсус урта һөнәри белем бирү йортларында укучы студентлар җиңгән.

Казан мэры Илсур Метшин 2019 елда һөнәри осталык буенча «Worldskills» дөнья чемпионатында Казан студентлары илнең җыелмасына керергә тиеш дигән максат куйды.

- Абу-Даби шәһәрендә 2019 елда эшче һөнәрләр буенча үтә­чәк чемпионатка кадәр «үсәргә» вакыт бар әле. Компетенцияләр күп, бөтен җирдә дә көндәшлеккә сәләтле булырга кирәк. Бу эшкә җитди карыйк, - диде Илсур Метшин.

Артур Вәлиәхмәтов «WorldSkills» чемпионатын үткәрергә ярдәм иткән эшмәкәрләргә рәхмәт сүз­ләрен җиткерде һәм башка компанияләрне алардан үрнәк алырга өндәде. Ул чемпионат эшче һө­нәрләрен популярлаштыру, сыйфатлы белгечләр туплау өчен дә әһәмиятле булуына басым ясады.
- Биредә укучылар үзләренең квалификацияләрен, белемнәрен һәм осталыкларын арттыра ала. Иганәчеләрнең «Флористика», «Ресторан хезмәте», «Пешекче һөнәре», «Кондитерлык эше» һәм «Чәчтарашханә сәнгате» компетенцияләре өчен мәйданчыкларны әзерләү эшенә тотылган ярдәменең күләме 16 млн 300 мең сум тирәсе булды, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading