16+

Илсур Метшин: "Авыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәт"

Казан мэры ярминкәләрне карап чыкты.

Илсур Метшин: "Авыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәт"

Казан мэры ярминкәләрне карап чыкты.

Казанда 15 мәйданчыкта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Аларның берсендә, Вахитов районында Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында оештырылганында Казан мэры Илсур Метшин да булды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге мәйданчыкта сәүдә иртәнге алтыда башланган. Монда бәрәңге, кәбестә, кишер, бозау ите, кош ите, он, ярмалар, сөт ризыклары, шикәр һәм азык-төлек сатылды.

«Безнең бурыч — бөтен ассортимент тәкъдим ителергә тиеш, без моны һәр ноктада исәпкә алабыз, һәрбер мәйданчыкның үз районы бар», — дип сөйләде Казанның Кулланучы базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Аның сүзләренчә, әлеге мәйданчыкка азык-төлекне Теләче районы җитештерүчеләре алып килә. Уртача алганда монда көн дәвамында 2,4 млн сумлык продукция сатыла.

Илсур Метшин сәүдә рәтләрен карап чыкты, җитештерүчеләр, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты. «Авыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәт. Республиканың 22 районы 15 мәйданчыкка килә. Өстәлләрдә һәрвакыт икмәк, ит, бәрәңге булган өчен Казан халкы исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Киләсе елда да уңыш мул булсын, дым да, кояш та җитәрлек булсын», — диде башкала мэры.

Казанда көзге ярминкәләр 15 мәйданчыкта уза, алар 12 сентябрьдә башлана һәм 26 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аларда Татарстанның 22 районы һәм 22 агросәнәгать комплексы оешмалары катнаша. Узган атналарда булган 10 ярминкәгә якынча 392,4 млн сумлык азык-төлек алып килгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading