16+

Илсур Метшин: «Гражданлык җаваплылыгы күрсәткән өчен казанлыларга зур рәхмәт!»

Казан мэры Илсур Метшин "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә 18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына үткәрелгән сайлауларга йомгак ясады.

Илсур Метшин: «Гражданлык җаваплылыгы күрсәткән өчен казанлыларга зур рәхмәт!»

Казан мэры Илсур Метшин "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә 18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына үткәрелгән сайлауларга йомгак ясады.

- Ил киләчәген билгеләүче мөһим вакыйга булды, - диде Илсур Метшин, - Казанда сайлаулар тыныч һәм закон бозуларсыз узды. 19 сентябрьдә иртәнге 7.00 сәгатькә чыгарылган мәгълүматларга караганда, казанлыларның 54 проценты сайлауларда катнашкан. Бу миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда күпкә зуррак күрсәткеч. Шул сәгатьтәге күрсәткечтә: "Бердәм Россия" - 73,45, КПРФ - 6,5, "Справедливая Россия" - 5,2, ЛДПР - 4,5, "Коммунисты Россиии" - 2,4, "Яблоко" - 1,5 һәм "Родина" 1 процент тавыш җыйган. "Бердәм Россия" өчен триумфаль җиңү бу. Татарстан Президенты командалыгында күп очрашулар үткәрелде, наказлар кабул ителде. Әлеге наказлар эш планнарына кертеләчәк. Република халкы, казанлылар хакимият партиясенә ышана. Казанлылар сайлау участокларына үз аяклары белән килеп, ышаныч белдерде. Яшьләр сайлауларда актив катнашты. Гражданлык җаваплылыгы күрсәткән өчен казанлыларга зур рәхмәт!
Социаль эчтәлекле 53 программа гамәлгә ашырыла. Болар: торак фондка, мәктәпләргә, ишегалларына капиталь ремонт, бистәләрдә юллар төзелешенә кагылышлы программалар.әзерлекләре белән күтәрелеш алды.

Казанда матур гадәт буенча, сайлауларда катнашучыларга беләзекләр таратылды, әлеге беләзек сайлау көнендә җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирде. "Kazan-Arena" стадионы каршындагы мәйданда үткәрелгән концертка 150 мең кеше килде. Яңгыр явып торуга карамастан, бер кеше дә таралышмады, бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading