16+

Илсур Метшин тротуарларны кем чистартырга тиеш дигән сорауга җавап бирде

Бураннардан соң машина юллары чистартылса да, җәяүлеләр юлы еш кына карга күмелеп кала.

Бураннардан соң машина юллары чистартылса да, җәяүлеләр юлы еш кына карга күмелеп кала.

Бүген туры эфир вакытында Казан мэры Илсур Метшин тротуарларны кем чистартырга дигән сорауга җавап бирде.

“Тротуарлар, җәмәгать куллану урыннары, тукталышларга бара торган юлларга кагылышлы тәнкыйтьләр бик күп килә. Тротуар өчен җаваплылык юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, шәхси затлар һәм идарә оешмаларына йөкләнелгән. Шуңа да кайсыдыр җирдә юллар чистартылган, ә 50 метрдан соң чистартылмаган булырга мөмкин. Боларның барысын да административ-техник инспекция контрольдә тота”,- дип аңлатма бирде Казан мэры. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading