16+

Илсур Метшин: “Вагон да бушаттым, ишегалды да себердем”

Олы улым Тимур туганда өченче курста укый идем, ди Казан мэры.

Олы улым Тимур туганда өченче курста укый идем, ди Казан мэры.

Туры эфир вакытында Казан мэры Илсур Метшин студент тормышын искә төшерде.

“Бөтен дөньядагы уку йортлары студентлары да акча эшли. Мин дә укыганда эшләдем. Олы улым Тимур туганда өченче курста укый идем. Мин вагоннар бушаттым, ишегалды себердем. Аннан дустым белән машина алып, таксида эшләдек. Укырга да өлгердек. Дөрес, йокларга өлгерми идек. Мин үземне иң яхшы үрнәк димим. Кемнеңдер мөмкинлекләре бардыр. Биш ел эчендә тулай торак дискотекасында мин бер генә тапкыр булдым. Анда булачак хатынымны талгын биюгә чакырдым. Бию беткәч үк миңа китәргә кирәк булды. Әлбәттә актив, борчуларсыз студент тормышы белән яшисе килә иде. Әмма мин икенче курстан ук эшли башладым.  Хәзер читтән торып эшләр өчен мөмкинлекләр күп”, - ди Илсур Метшин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading