16+

Илсур Метшин: «Үз Роналдуларыбызны тәрбияләсәк яхшырак булыр»

Казан мэры Илсур Метшин Конфедерацияләр Кубогын яктырткан халыкара журналистлар белән очрашты. Очрашуда булган иң кызыклы сорау-җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Казан мэры Илсур Метшин Конфедерацияләр Кубогын яктырткан халыкара журналистлар белән очрашты. Очрашуда булган иң кызыклы сорау-җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Россия җыелмасы Португалиягә оттырды. Сез футболны якыннан белгән кеше буларак, россиялеләрнең ярымфиналга чыгу мөмкинлеген ничек бәялисез?
- Кичә җиңергә теләк һәм мөмкинлекләр бар иде. 24 июнь көнне булачак матчта казанлылар Россия җыелмасына тагын да ныграк көч бирер, бу энергия аларга ярымфиналга чыгарга ярдәм итәр дип уйлыйм.

- Португалияләр җиңсә Роналду тагын Казанга кайтачак, бөтен дөньяның күзе бездә булачак. Бу чарага ниндидер әзерлек барамы?
- Без бит Роналду килә дип махсус әзерләнмәдек. Рәсемгә килгәндә бу минем Универсиададан калган гадәт. Беренче карашка гади күзгә күренмәгән әйберләр, түбәгә менгәч күренә башлый. Шунда мин Роналду яши торган бүлмәгә кердем. Карасам, аста ямьсез гараж, каршыда совет чорыннан калган өч катлы йорт тора. Безнең нәрсә дә булса уйлап торырга вакыт юк иде, бинаны да сүтеп булмый. Менә шунда Роналдуның бер күзен кысып төшкән сурәте башка килде. Хәзер кешеләр унышар ел монда Роналду үзе тукталганын белеп торачак. Туристлар агымын да арттырдым мин аларга. Менә шулай кунакханә ресторанына 50 процент ташлама да алдым. Монысы, әлбәттә, инде шаярту гына.

- Дөнья чемпионатында сездә Аргентина җыелмасы уйнаса, Казанда Лионель Месси рәсеме дә булачакмы?
- Сүз бирәм. Казанда ун меңләп зур бина бар. Дөнья чемпионатында катнашкан һәр футболист өчен урын җитә бездә.

- Кубок әлегә тыныч бара, ләкин шул ук Англия җыелмасы килсә шулай ук тәртип сагында кала алырсызмы? Марсельдәге тәртипсезлекләр башланмасмы?
- Казан теләсә кайсы каршылыкларга да әзер. Без моның өчен барысын да эшләдек. Англия җанатарлары белән таныш инде без - «Ливерпуль»ны кабул иткән бар.

- Роналду белән очраштыгыз, ул сездә нинди тәэсир калдырды?
- Йолдыз никадәр яктырак яна - шуның кадәр ул гадиерәк икән. Роналду элек миңа буй җитмәс кебек иде. Ә ул шулкадәр гади, ачык, киң күңелле кеше булып чыкты. Ул миңа бик ошады.

- Бәлки Роналдуны үзебездә генә калдырырга?
Үз Роналдуларыбызны тәрбияләсәк яхшырак. Без беренче булым галәмгә кеше җибәрүчеләр, футбол уйнарга гына өйрәтербез.

- Конфедерацияләр Кубогы соңгы вакытта тамашачының «Рубин»га карата сүлпәнәйгән кызыксынуын артырмасмы?
- Яхшы әйбер тамашачыны һәрвакыт җәлеп итә. Хәзер Корбан Бердыев кайтты, бу да тамашачыда кызыксыну уятачак. Кызганыч, узган ел без команданы җиңүдән-җиңүгә генә кайтарлык иттермәдек. Казан җанатарлары яхшы футбол сагынган инде. Радик Шәймиев та яхшы җитәкче. Болай гына Европа чемпионы булып булмый. Бу характерны күрсәтә.

- Узган сезонда "Рубин" яңа уенчылар алу өчен 200 миллион евро акча туздырган диләр, бу дөресме? Хави Грсиягә контрактны өзгән өчен күпме акча түләргә туры килде?
- Бу дөрес түгел! 200 дә 100 миллион да түгел ул сан. Без спортчыларны алу өчен гадәти суммалар кулландык. 2004 елдан бирле "Рубин" ел саен 10-15 футболчы сатып ала. Бу футбол өчен гади әйбер. Хави Грсиягә килгәндә, ул ике яклы килешү буенча, компенсациясез, үз теләге белән китте.

- Мин Екатеринбург шәһәреннән. Тиздән без дә Дөнья чемпионатын кабул итәбез. Сез шәһәрдә фассадлар буенча булган проблемаларны ничек хәл иттегез? Безгә дә киңәш бирегез әле?
- Киңәш бик гади - шәһәр буйлап җәяү йөрергә кирәк. Универсиадага ике ел кала район җитәкчеләре, сәүдә нокталары җитәкчеләре белән дүртәр сәгать Казан урамнары буйлап җәяү йөрдек. Баштарак булдырмас эш кебек иде. Каршы килүчеләр бар иде, ләкин күршеләреннән күреп алар да үзгәрә башлады. Бездә бит менталитет шундый: күршең рәшәткә буяса, син дә инде тазарак катлам белән буяп куясың. Бу яхшы ярыш. Хәтта кайбер кешеләрнең балконнарына кадәр бакчаларына күчерергә туры килде. Һәр чара Казанны яңа дәрәҗәгә күтәрә. Акча белән генә булмый, халык та шәһәрне үзгәртүгә үз өлешен кертергә тиеш. Үзгәрешләрдән соң безне гел әрләгән журналистлар да "әйдәгез, болай эшлибез" дип хәзер үз идеяләрен бирә. Бар халык көче бу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading