16+

Илсөя Бәдретдинова авырый: "Ачуланмагыз инде..."

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да авырый.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да авырый.

Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте. Авырып китү сәбәпле, җырчы Баулыдагы концертларын май аена күчергән.

“Шулайрак булып киттем әле, дуслар! Тавыш юк, хәл юк, за то тепмературам бар. Чын күңелдән гафу үтенәм. Ачуланмагыз инде... Минем өчен концерт күчерү бик авыр нәрсә... Башкача булмады. Исәнлектә очрашканчыга кадәр”, - дип язган Илсөя.

Илсөягә үзенең иҗат төркеме тәмле күчтәнәчләр китергән, тизрәк терелүен теләгән. Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан да имбирь, туңдырылган җиләкләр, гөлҗимеш, лимон, чикләвекләр, ромашка, гранат алып килгән.  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading