16+

"Ильяс дусларына: “Минем белән берәр хәл булса, үлсәм, гаиләмне кайгыртыгыз”, - дип әйткән..."

"Ирек мәйданы" хәбәрчесе мәрхүм Ильяс Галимовның тормыш иптәше Алсу белән сөйләшеп алган.

"Ильяс дусларына: “Минем белән берәр хәл булса, үлсәм, гаиләмне кайгыртыгыз”, - дип әйткән..."

"Ирек мәйданы" хәбәрчесе мәрхүм Ильяс Галимовның тормыш иптәше Алсу белән сөйләшеп алган.

Мәрхүм Ильяс Галимов — легендар көрәшче, танылган тренер, гадел хөкемдар иде. Ильясның тормыш иптәше Алсуның хәлен белештек.

— Алсу, Ильяс төшегезгә керәме?

— Яхшы кәефле, матур булып керә. Соңгы айларда берничә тапкыр: “Мин болай гына китеп торган идем. Кайттым”, - дип керде. “Ничек алай?” - дип сөенеп сорыйм төшемдә. Аннары җавап ала алмыйча, уянып китәм...

— Китәр алдыннан күңелендә ниндидер сизенү булдымы икән?

— Ниндидер сизенү, сиздерү булмады. Әмма шунысы бик гаҗәпләндерде: Яңа ел алдыннан якын дусларына: “Минем белән берәр хәл булса, үлсәм, гаиләмне кайгыртыгыз”, - дип әйткән. 2 июньдә аның белән сөйләштек, языштык. “Бик эссе”, - дип кенә зарланды. Ул шундый кеше: башкалар өчен гел тырыша, аларның проблемасын хәл итә, ә үзе өчен сорый алмый, үзен кайгыртмый иде. Бу очракта да азакка хәтле сузды. Аннары соң булды. Коронавирус белән авырды, үпкәләре 90 % зарарланган иде.

Лилия Йосыпова, "Ирек мәйданы"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading