16+

"Ильяс кая китте, яки аның урынына “Манзара”га кемне куйганнар?

“Манзара” тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова яңа сезондагы яңалык белән бүлешкән.

“Манзара” тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова яңа сезондагы яңалык белән бүлешкән.

“Бүгенге "Манзара"ны кемнәр карады? Яңа алып баручы Айваз Садыйров иде. "Ильяс кая китте?" дип борчылучыларга: Ильяс Түбән Камада яши, һәр атна саен иртә таңнан килеп йөрүе бик авыр иде аңа. Кышы, бураны, яңгыры-кары да бар бит әле. Шулай булса да, ничә ел шактый чакрымнарны узып килеп йөрде ул "Манзара"га. Яхшы хезмәттәш, ачык, якты күңелле кеше булуың өчен рәхмәт, Ильяс! Яулыйсы үрләрең әле алда булсын!” дигән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading