16+

Имамнар гаиләдәге мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларга WhatsApp аша җавап бирә

Казахстандагы Павлодар өлкәсе «Мәшһүр Җусуп» үзәк мәчете имамнары WhatsApp аша сорауларга җаваплар бирү өчен кайнар элемтә оештырып җибәргән.

Казахстандагы Павлодар өлкәсе «Мәшһүр Җусуп» үзәк мәчете имамнары WhatsApp аша сорауларга җаваплар бирү өчен кайнар элемтә оештырып җибәргән.

«Сұрағым бар.pvl» төркеменә килгән сорауларга «Мәшһүр Җусуп» үзәк мәчете имамы, мәдрәсә укытучысы Хәсән Әмәнкулов җавап бирә. Ул - проектның модераторы. Бу төркемдә гакыйда, мөнәсәбәтләр, гаилә хокукы, мәчетләр эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирергә була. Хәзерге вакытта имамнарга 109 сорау килгән.

«Бүгенге көндә кешеләрнең дин турындагы мәгълүматны интернеттан алуын исәпкә алып, без «кайнар элемтә» оештырырга уйладык. Нинди сорауларның күбрәк бирелүен карап, алга таба эшчәнлек юнәлешләрен билгеләр өчен, өлкә имамнары белән семинар уздырачакбыз. Моннан тыш, еш очрый торган сорауларга җаваплар бирелгән җыентык чыгарырга җыенабыз», - дип сөйләгән әлеге проект авторлары, дип яза tatar-islam com.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading