- Яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланып агуланучылар саны арту - бик начар. 14 яшькә кадәр 22 бала һәм 14 үсмер агуланган. Бу - битараф калырга ярамый торган очрак. Суррогат белән көрәшне көчәйтү таләп ителә. Легаль булмаган аракы белән көрәшне һәр муниципалитетта активлаштырырга кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
(Татарстан Министрлар кабинетында...
- Яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланып агуланучылар саны арту - бик начар. 14 яшькә кадәр 22 бала һәм 14 үсмер агуланган. Бу - битараф калырга ярамый торган очрак. Суррогат белән көрәшне көчәйтү таләп ителә. Легаль булмаган аракы белән көрәшне һәр муниципалитетта активлаштырырга кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
(Татарстан Министрлар кабинетында узган алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә
вазгыятьне контрольдә тоту утырышында әйткән сүзләре)
Рамил Гарифуллин, психолог, психотерапевт, алкогольгә бәйлелектән дәвалаучы:
- Беренчедән, бездә яшьләр өчен күңел ачу, кәеф-сафа корып утыру урыннары бик күп. Анда яшьләр ял итә кебек, ләкин шул ук вакытта спиртлы эчемлекләр куллануны тыю да юк. Урамда, җәмәгать урыннарында хәмер ярамый, аның каравы монда яшьләр рәхәтләнеп эчә. Кызганыч, бу яшьләр арасында массакүләм гадәткә кереп бара. Икенчедән, алар эмоциональ яктан тотрыксыз. Ихтыяр көче җитлекмәгән. Кәеф күтәренкелеген «чиста» килеш аласылары килә. Моның өчен нидер эшләргә теләмиләр, наркотик кулланып, кальян тартып, аракы, сыра эчеп, кәефләрен күтәрәләр.
Агулану хакында аерым әйтергә кирәк. Агулану куркынычы янаган төркемгә кергән яшьләр була. Аларның саклану дәрәҗәсе түбән: юк кына химик агулануны да, кечкенә дозаларны да кичерә алмыйлар. Чаманы да белмиләр. Еш кына, доза арттыру нәтиҗәсендә, агуланалар. Бу - токсикология проблемасы. Шунысын да искәртергә кирәк, матбугатта, рекламаларда чиста, легаль аракы эчегез дигән фикерне ишетергә туры килә. Әмма теләсә нинди аракы да, никадәр чиста булмасын, барыбер организмны агулый. Махмыр легаль аракы эчкәннән соң да була. Спиртлы эчемлекләр сату - зур гөнаһ. Моның белән шөгыльләнгән оешмалар, бер яктан, бюджетка акча китерсәләр, икенче яктан кеше сәламәтлегенә зыян сала. Җитәкчелек аракы җитештерүдән кергән керем белән аракы эчеп зыян күргәннәрне дәвалауга киткән чыгымнарны чагыштырсын иде.
Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкчесе:
- Тикшерү нәтиҗәләре буенча, беренче яртыеллыкта республикада алкоголь өлкәсендә 1664 закон бозу очрагы теркәлгән. Иң күбе - Казанда, Чаллыда, Түбән Камада. Былтыргы белән чагыштырганда, тәртип бозулар 32 процентка арткан. Быелның алты аенда гына да законсыз әйләнештән 70 мең литр алкоголь һәм спирт продукциясе алынган. Административ материаллар буенча, Дәүләт алкоголь инспекциясе салган штрафлар суммасы 10 миллион 449 мең сумны тәшкил итә.
Алия Насыйбуллина, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы:
- Хастаханәгә алкогольле эчемлекләрдән агуланып мөрәҗәгать итүчеләр арасында, кызганычка, 13-14 яшьлекләр дә очрый. Имин гаиләдә яшәүче балалар арасында аракының нәрсә икәнен белмичә эчеп караучылар бар. Балаларның ныгып җитмәгән организмына аз гына дозада спирт та җитә кала. Аракы, коньяк турында да әйтүем түгел, балалар өчен сыра, төрле спиртлы коктейльләр дә тискәре тәэсир итә. Алар тиз исерә, теләсә кайсы спиртлы эчемлек тә - агу, ул бөерләргә зыян китерә, балаларның телләре бәйләнә башлый, аңнары үзгәрә. Яшьтән алкоголь куллану шикәр диабетына китерергә мөмкин. Спиртлы эчемлекләрне кулланырга ярамау турында, беренче чиратта, балаларга әти-әниләре сөйләргә тиеш, шулай ук мәктәпләрдә кисәтү дәресләре уздыру да кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар