16+

Иминлек мендәре шартлап, ике айлык бала һәлак була

Автомобильнең арткы утыргычында әни кеше һәм тагын бер бала булган. Бу бала да имгәнгән, бәхеткә, ул исән калган.

Иминлек мендәре шартлап, ике айлык бала һәлак була

Автомобильнең арткы утыргычында әни кеше һәм тагын бер бала булган. Бу бала да имгәнгән, бәхеткә, ул исән калган.

Италиянең Пиза шәһәре янында ике машина бәрелешә. Албаниядән килүче гаилә кешеләре утырган тагын бер җиңел машина зур тизлектә килә һәм алда авариягә очраган машиналарга бәрелә.

Авария вакытында җиңел машинаның алгы утыргычында махсус креслода сабый бала була. Алгы утыргычта бала булганда яндагы иминлек мендәре сүндерелгән булырга тиеш. Тик әлеге очракта бу кагыйдә үтәлмәгән. Бәрелгәннән соң, иминлек мендәре шартлаган һәм сабыйның башы җитди имгәнгән. Табиблар тырышлыгына карамастан, малай алты сәгатьтән соң үлгән.

Италиядәге кагыйдәләр буенча, машинаның алгы утыргычында бала булган очракта, иминлек мендәре сүндерелгән булырга тиеш. Бу кагыйдәне үтәмәүчеләргә штраф күләме 333 еврога кадәр җитүе мөмкин, дип яза Интертат.ру

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading