16+

«Имәнлек» метро станциясенә сынау поезды җибәрелгән

4 майда Казанда Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар.

«Имәнлек» метро станциясенә сынау поезды җибәрелгән

4 майда Казанда Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар.

Казан метрополитенының «Имәнлек» («Дубравная») станциясен Футбол буенча дөнья чемпионатына тулысынча төзеп бетерү ниятләнелә.

– «Имәнлек» станциясе – олы бүләк. Татарстан Президентына һәм төзүчеләргә зур рәхмәт! – диде башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. – Яңа станция Идел буе районы өчен «локомотив» булачак. Метро да – музейлар, архитектура, яр буйлары кебек үк – туристлык әһәмиятенә ия корылма.

«Казан метро төзелеше» предприятиесе генераль директоры Марат Рәхимов таныштырганча, 4 майда поездлар «Җиңү проспекты» белән «Имәнлек» станцияләре арасында тәүге йөрешләр ясап караган.
– Сынау уңышлы узды. Хәзер дә поездлар төнге сәгатьләрдә йөрешләр үткәрә. Станциядә электр-монтаж эшләре төгәлләнде. Электр, элемтә, янгын куркынычсызлыгы челтәрләре, түләү терминаллары «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре белән берлектә башкарылды, – диде Марат Рәхимов.

Язның соңарып килүе һәм яңгырлы булуы сәбәпле, җир өслегендәге 35 мең квадрат метр территорияне төзекләндерү эшләре тоткарланган. Метро төзүчеләр бу чараларны май ае дәвамында үткәреп бетерергә ышандырды.

«Имәнлек» – Казан метрополитенының беренче линиясендәге 11нче станция. Шәһәрнең көнчыгыш тарафындагы бу станция Фучик урамына таба китәчәк икенче линиягә, ягъни метро юлына күчеш станциясе ролен дә үти. Җир астында җәяүлеләр өчен икенче линиягә күченү һәм урамнарга чыгу юллары инде ясалган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading