16+

Имтиханнар башланды

Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирүче уку йортларында WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханнары башланды. Мондый төр имтихан республикада инде 2017 елдан бирле үткәрелә.

Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирүче уку йортларында WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханнары башланды. Мондый төр имтихан республикада инде 2017 елдан бирле үткәрелә.

Ә менә Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы һәм Түбән Кама агросәнәгать техникумы өчен күрсәтмә имтиханнары быел беренче тапкыр гына оештырыла. Беренчесендә тугыз студент «Механтроника» фәне буенча имтихан бирсә, икенче уку йортының 23 студенты җиңел машиналарга хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау осталыгын күрсәтте.

Яшьләргә имтиханга әзерләнергә берничә көн генә вакыт бирелә. Гадәттә аны көллиятнең иң алдынгы укучылары гына бирергә алына. Ник дигәндә, имтихан барышын бер укытучы гына күзәтми, төрле җирдән килгән белгечләр бәя бирә, студентка баллар куя. Соңрак әлеге балларны махсус электрон программага кертәчәкләр, нәтиҗәдә объектив билгеләр исәпләнәчәк. Нәкъ чемпионат барышындагы кебек. Кайвакыт имтиханны интернет аша туры элемтәдән дә карап була.

2019 елда күрсәтмә имтиханын 63 урта һөнәри белем бирүче уку йортларыннан 3 меңгә якын студент тапшырыр, дип планлаштырыла. 2017 елда аны бары 174 студент кына биргән булган. Оештыручылар сүзләренчә, WorldSkills стандартлары буенча имтихан бирүчеләргә эш табуы да җайлырак булачак, чөнки оешма җитәкчеләре студентлардан үзләре имтихан ала, ошатканнарын үзләренә эшкә дә чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading