16+

Имтиханны өчлегә тапшыручыга аттестат биреләме?

Бу мәгариф министрлыгы приказында билгеләнгән, ул 23 апрельдә үз көченә керә.

Бу мәгариф министрлыгы приказында билгеләнгән, ул 23 апрельдә үз көченә керә.

Югары уку йортына керергә планлаштырмаган 11 сыйныф укучылары, рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханнарын кимендә өчлегә тапшырса, аттестат ала алачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, студент булырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат алу шарты башка — аларга рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшырырга һәм балларның минималь күләмен җыярга кирәк булачак. Төгәл планканы Рособрнадзор билгеләячәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга, шул исәптән инвалид балаларга да, шартлар гадиләштерелде — аларга бары тик рус теле буенча гына имтиханнар бирү җитә.

Бик яхшы билгеләренә генә аттестат алырга омтылучыларга мәктәпне бер бишлегә генә тәмамларга түгел, ә шулай ук рус теленнән БДИны кимендә 70 баллга тапшыру, һәм шулай ук барлык сайланган предметларны да уңышлы бирү кирәк булачак. Әгәр дә отличник вузга омтылмаса, аңа рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ДЙА) бишлегә тапшырырга кирәк.

Боерыкта шулай ук укучылар мәктәптән аттестатның скан-күчермәсен электрон почта аша сорарга мөмкин, дип билгеләп үтелә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading