16+

Имтиханын икелегә биргән кыз үз-үзенә кул салган. Бабасы ачуланган...

Бабасы ачуланган?

Бабасы ачуланган?

Мари Эльның Оршанск районында  15 яшьлек кыз бала үз-үзенә кул салган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, имтиханын икелегә биргән тугызынчы сыйныф укучысын бабасы ачулаган. Кыз әбисе һәм бабасы белән яшәгән. Әнисе Мәскәүгә акча эшләргә киткән булган. Имтихан нәтиҗәләрен кемдер сыйныфның социаль челтәрдәге төркеменә җибәргән һәм оныкларының икеле алуын әбисе белән бабасы да белеп ала. 
Кыз бабасы ачуланганын телефонына яздырган һәм иптәш кызына җибәргән. Күпмедер вакыттан әбисе өйгә кайтып, оныгының гәүдәсенә тап була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading