16+

Күпләрне борчыган сорау: җинаятьче үзе генә булганмы?

11 май фаҗигасендә бер, ике һәм өч террорист булган, дигән сүзләр таралды.

11 май фаҗигасендә бер, ике һәм өч террорист булган, дигән сүзләр таралды.

Бу имеш-мимешләргә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева нокта куйды.“Мәктәптә видеокүзәтү системасы бар. Камерада атучының барлык гамәлләре дә теркәлгән. Ул үзе генә булган. Мәктәптән килгән хәбәрләр арасында тагын бер кеше барлыгы турында хәбәр бар иде. Паника аркасында барлыкка килгән ялгыш мәгълүмат бу. Кисәтү төймәсе буенча килеп җиткән хокук саклаучылар бинаны йөреп чыкканнан соң, атучының үзе генә генә булуын раслады”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Ул фейк, ягъни ялган мәгълүматларның күп булуын да әйтте. “Бу җинаятькә бернинди катнашы булмаган кешене гаепли башладылар. Казандагы уку йортларның берсендә белем алучы студент егет турында сүз. Аның фотосы социаль челтәрдә, ватсапта таралды. Бер гаепсез кешенең нәрсә кичергәнен күз алдына китерәсезме? Бу - бик куркыныч вәзгыять. Хәтта аның иминлеген тәэмин итәргә туры килде”, - ди Ләйлә Фазлыева. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading