16+

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган 75 һәм 50 мең сум күләмендәге акча кемнәргә тиеш?

Быелның 7 февралендә Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйган иде. Аның күләме 75 һәм 50 мең сумны тәшкил итә.

 Татарстан буенча Россия Пенсия фонды пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге җитәкчесе Светлана Гайдук сүзләренчә,  әлеге акчаларның кемгә тиешлеге турында сораулар туып тора. Матбугат очрашуында ул әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк дип тапты.  

- 75 мең сум күләмендәге түләүне Бөек Ватан сугышы инвалидлары, сугышта катнашучылар, аларның тол хатыннары, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннар ала. Тыл хезмәткәрләре, концлагерьның элеккеге балигъ булган тоткыннарына 50шәр мең сум каралган. Ел да 9 Май алдыннан бирелә торган 10 мең сум акча моңа керми, анысы үз урынында кала, - диде спикер.  

Татарстанда барлыгы 31 803 сугыш ветеранына 1,8 млрд сум күләмендә акча түләнгән.
Бу акчалар фәкать 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга гына кагыла. Сугыш ветераны дигән статус башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларда да бар, тик бу түлүләр аларга кагылмый. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading