16+

Иннополиста 544 эш урыны булдырылган

Хөкүмәт йортында кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәре үсешенә кагылышлы киңәшмә үткәрде.

Хөкүмәт йортында кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәре үсешенә кагылышлы киңәшмә үткәрде.

Иннополиска яңа резидентлар табу, компанияләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү - төп мәсьәләләр, дип белдерде Президент.

Республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов докладында әйтелгәнчә, Югары Ослан муниципаль районы җирлегендә урнашкан Иннополиста бүген 46 компания эшли. Шуларның 39ы узган ел ахырында резидент һәм партнер дәрәҗәсе алган. «Сбербанк-Технологии», «Касперский», «Яндекс», «БАРС групп», «UFS универсаль финанс система» - иң әһәмиятле компанияләр исемлегендә.

- Иннополиста 544 эш урыны булдырылды инде. Узган елның сентябрендә Ресурс үзәге оештырылды. Аның максаты - компания-­резидентларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, - дип әйтеп үтте Роман Шәйхетдинов.

Иннополис мэры Руслан Шагалиев алгарыш шәһәрчеге белән таныштырды.
- Иннополиста хәзер 2,5 мең­нән артык кеше яши. Бакчага һәм мәктәпкә 327 бала йөри. Шәһәрчектә, гомуми исәптә, 80 компания һәм шәхси эшкуар эшчәнлек алып бара, - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдәге сөйләшүгә йомгак ясап, Иннополиска мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләрне җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә, инновацион шәһәр территориясендә яңа объектлар (торак йортлар, юллар) төзелешендә һәм аларны кулланышка тапшыруда срокларны сакларга кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading