16+

"Инспектор ЗОЖ" фитнес көрәш үткәрергә Казанга килә

Матч ТВ сәламәт яшәү рәвешенә багышланган "Инспектор ЗОЖ" Бөтенроссия проектын башлап җибәрә. Танылган блогер, фотограф һәм сәяхәтче Сергей Доля һәр атнаны бер шәһәргә килеп, биредә сәламәт яшәү рәвешен алып баруны ачыклый һәм зур Фитнес-көрәш үткәрә. Казан - исемлектә икенче шәһәр. Фитнес-көрәш 18-19 июньдә Ишү каналы һәм Казан Кремле каршындагы мәйданчыкта...

Матч ТВ сәламәт яшәү рәвешенә багышланган "Инспектор ЗОЖ" Бөтенроссия проектын башлап җибәрә.

Танылган блогер, фотограф һәм сәяхәтче Сергей Доля һәр атнаны бер шәһәргә килеп, биредә сәламәт яшәү рәвешен алып баруны ачыклый һәм зур Фитнес-көрәш үткәрә.

Казан - исемлектә икенче шәһәр. Фитнес-көрәш 18-19 июньдә Ишү каналы һәм Казан Кремле каршындагы мәйданчыкта була. Чарада профессиональ спортчы булмаганнар катнаша. Ә чемпионнар исә тамашачылар трибунасыннан күзәтәчәк.

Фитнес-көрәштә катнашу өчен сайтта яисә 8-916-756-74-50 телефоны буенча теркәлергә мөмкин. Көрәшнең беренче этабы 18 июньдә Ишү каналында (җыелу 8:30 сәгатьтә), икенче этап 18 июньдә Кремль каршында (16:30 сәгатьтә), ә финал 19 июньдә (8:30 сәгатьтә) "Казан" гаилә үзәгендә үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading