16+

«Интернетка көндәш итеп карамагыз»

Журналистлар кызыксынучан булырга һәм белемнәрен гел күтәреп торырга тиеш. Матбугат әһелләре өчен уздырылган семинарда «Россия-24» телеканалының баш мөхәррире Евгений Бекасов журналистларга хас төп сыйфатлар дип шуларны атады.

Журналистлар кызыксынучан булырга һәм белемнәрен гел күтәреп торырга тиеш. Матбугат әһелләре өчен уздырылган семинарда «Россия-24» телеканалының баш мөхәррире Евгений Бекасов журналистларга хас төп сыйфатлар дип шуларны атады.

– Әгәр дә журналистта кызыксыну калмаса, ул үсүдән туктаячак. Бездә журналистларны өч елга бер тапкыр алып барган сәхифәсен, ул язган теманы үзгәртеп тору тәҗрибәсе дә бар. Һаман бер тема аның өчен кызыксызга әйләнергә мөмкин. Каләм ияләре өчен икенче мөһим сыйфат – алар күп итеп китап укырга, белемнәрен камилләштереп торырга тиеш. Фәннәр кандидаты булсын дип әйтмим, әмма һәр өлкә буенча азмы-күпме белеме булу зарур. Журналист динне дә, телне дә әйбәт белсен. Классик әдәбият кына түгел, публицистика белән дә танышып барсын, – дип сөйләде спикер.

Үзенең чыгышында ул аудиторияне тотып тору өчен мәгълүматны сыйфатлы итеп бирергә кирәклеген ассызыклады. Аныңча, халыкны турыдан-туры эфирлар, махсус репортажлар белән җәлеп итеп була. Шул ук вакытта тизлек тә кирәк.

– Бер хәбәрне ике минут ярым эчендә бирү отышлы. Озакка китсә, тыңламый да башлыйлар. Статистика буенча, хәбәрләрне җиде минуттан артык карамыйлар. Матбугат чарасында яңгыраган мәгълүмат кешегә нинди дә булса файда да китерергә тиеш. Аудиторияне югалтмас өчен, үз стилегезне, үз йөзегезне, үзегезнең эшләү алымнарын булдырыгыз. Шунысы да бар: кызыклы яңа хәбәрне һәр матбугат чарасы беренче булып бирергә тырыша. Ашыгып, күп вакыт дөрес үк булмаган мәгълүмат та җиткерәләр. Бу очракта ялгышлар җибәрмичә, объектив яктырту сорала, – ди ул.

Журналистларны матбугат чараларының интернет белән көндәшлек мәсьәләсе дә борчый булып чыкты. Евгений Бекасов фикеренчә, интернетка көндәш итеп карамыйча, аны өстәмә бер мәйданчык итеп күрергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading