16+

Инвалид балаларның әти-әниләренә өстәмә ял биреләчәк

Сентябрьдән файдаланылмаган ял көннәрен туплау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Сентябрьдән файдаланылмаган ял көннәрен туплау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Инвалид балаларның әти-әниләре өстәмә ял көннәре алу мөмкинлегенә ия булачак, әлеге яңалык сентябрь аеннан кертелер дип көтелә. Мондый мини-отпуск, аена дүрт көннән тора. Ул әти-әниләренә, опекуннарга һәм попечительләргә бирелә. Хәзер әти-әниләр 24 көнгә кадәр бер тапкыр ял итү һәм аны бала карау өчен кулланылмаган ял көннәрен туплау мөмкинлеге алачак.

Ел башыннан Татарстанның социаль фонды эш бирүчеләргә инвалид балаларның әти-әниләренә өстәмә ял көннәре өчен түләүгә 95,2 млн.сумга якын чыгымнарны каплады. Гомумән алганда, әти-әниләргә 22639 ял көне өчен акча түләнгән.

Өстәмә ял көннәре турындагы гариза эш бирүчегә бирелә. Көннәрне бер-бер артлы яки ай дәвамында төрле даталарга бүлеп алырга мөмкин. Кулланылмаган ял көннәрен киләсе айга күчереп булмый.

Хезмәткәр эш бирүче белән ял көннәрен килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза язып бирергә тиеш. Хәзерге вакытта агымдагы айда кулланылмаган ял көннәре суммаланмый һәм киләсе айга күчерелми.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading