16+

Инвалидлар өчен таксига автомобиль кирәк

"Радуга" хәйрия фонды 2014 елның ноябреннән бирле "Инвалид балалар өчен бушлай такси" социаль проектын дәвам итә.

"Радуга" хәйрия фонды 2014 елның ноябреннән бирле "Инвалид балалар өчен бушлай такси" социаль проектын дәвам итә.

Бүген Казанда биш меңнән артык гаиләдә инвалид бала яши. "Радуга" хәйрия фонды Казан балалар Хосписы белән дә тыгыз элемтәдә тора. Фонд хезмәткәрләре заказлар күп булу сәбәпле ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итә. Фондка өстәмә автомобиль кирәк, шул машинага инвалидларны йөртү өчен махсус җайланма да таләп ителә. Шулай ук автомобильне иминиятләштерү, юу өлкәсендә дә иганәчеләр табылса, яхшы булыр иде, ди фонд хезмәткәрләре.

Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр фондның исәп счетына, шулай ук смс аша да акча күчерә аласыз. Моның өчен "Такси" сүзе, пробел калдырып "сумма"ны язып 7715 номерына акча юллыйсыз. Яндекста түләү битеннән файдаланырга да була. ttps://v‍m‍este.ya‍ndex.‍ru/radugapomosh
Килешү төзеп хәйрия фондына акчалата ярдәм күрсәтү дә мөмкин. Әлеге проектка теләктәшлек күрсәтү максатыннан коллективта хәйрия акцияләре оештыру да хуплана.
Сораулар туса raduga‍pomos‍h@‍yan‍dex.‍r‍u электрон адресына юлларга, 8-‍927-42‌7‍-05-30 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading