16+

Инвалидларның 80 проценты эшләргә тели

Россия Федерациясенең 140 миллион халкының 12 миллионы инвалид. Татарстанда 3 миллион 800 мең халыктан 272 мең кешенең физик мөмкинлекләре чикле.

Россия Федерациясенең 140 миллион халкының 12 миллионы инвалид. Татарстанда 3 миллион 800 мең халыктан 272 мең кешенең физик мөмкинлекләре чикле.

- Җәмгыятьтә кеше, сәламәтме ул яки инвалидмы, игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Сораштырулар күрсәткәнчә, инвалидларның 80 проценты актив тормышта кайнарга, эшләргә тели, - диде Инвалидлык мәсьәләләре милли үзәге идарәсе рәисе, Иҗтимагый халык фронтының Мәскәү өлкәсе төбәк штабы рәистәше Александр Лысенко.

Татарстанга ул Россия Федерациясе Президентлыгына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле сыйфатында килде һәм төбәк сайлау штабы волонтерлары, Иҗтимагый халык фронты активистлары белән очрашты.
Республикада инвалидлар мәнфәгатьләрен кайгыртып шактый эшләр эшләнә. “Мөмкинлекле мохит” программасы гамәлгә ашырыла.
- Россия 2000 елларда авыр хәлдә иде. Халыкның 42 проценты хәерчелек чигенә җитте, бүген әлеге күрсәткечне  дүрт мәртәбәгә киметүгә ирешелде,-дип фикерләре белән уртаклашты Александр Лысенко. - Иҗтимагый халык фронты оештырылганнан бирле без инвалидлар мәнфәгатьләрен яклап, Россия Президентына мөрәҗәгать итәбез һәм яклау табабыз.

- Татарстанга һәрвакыт яратып киләм. Республикада инвалидларның 31,9 проценты эш урыннары белән тәэмин ителгән. Россия буенча әлеге күрсәткеч 25-26 процент кына. Европада - 52 процент. Татарстанда инвалидлар мәнфәгатьләрен кайгырту максатында яңа план-чаралар әзерләнә. Россия күләмендә дә инвалидларга уңай мохит тудыру буенча эшләр бара. Илнең икътисады үсештә, - диде Александр Лысенко.
КПРФның Татарстан республика комитеты матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, Татарстанның “За Грудинина” иҗтимагый-сәяси көчләре координация советы өч киңәйтелгән утырыш үткәргән. Казан урамнарына Павел Грудинин билбордлары эленгән. Татарстанда Павел Грудинин турында  200 меңнән артык мәгълүмат материаллары таратылган.

Россия Федерациясе Президентлыгына кандидатлар Владимир Жириновский (ЛДПР), Ксения Собчак (“Гражданская инициатива”), Григорий Явлинский (“Яблоко”), Борис Титов (“Партия Роста”), Максим Сурайкин (“Коммунисты России”), Сергей Бабурин (“Российский Общенародный Союз”) сайлау штаблары да актив пропаганда алып бара.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading