16+

Инвалидларны караган өчен 10 мең сум

1 июльдән, Президент карары белән, физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны һәм I группа тумыштан инвалидларны караган өчен түләү ике тапкырга диярлек артты.

Инвалидларны караган өчен 10 мең сум

1 июльдән, Президент карары белән, физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны һәм I группа тумыштан инвалидларны караган өчен түләү ике тапкырга диярлек артты.

Элек ул 5 мең сум тирәсе булса, июльдән 10 мең сумга җитте. Әлеге акчага инвалид балаларның әти-әниләре, опекунлыкка алган тәрбиячеләре дәгъва кыла ала, калган караучылар өчен түләү суммасы үзгәрми, 1200 сумны тәшкил итә.

Татарстан Пенсия фондыннан алынган мәгълүматлар буенча республикада бу төр категориягә керүчеләр 9 меңнән артык кеше исәпләнә. Моның өчен аерым гариза тапшыру кирәкми.

– 18 яшькәчә инвалид баланы караган өчен, тумыштан I группа инвалидларны тәрбияләүчеләргә ай саен акчалата түләү каралган. Әлеге акчалар инвалид баланың пенсиясенә өстәлеп киләчәк, – ди Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Тулырак мәгълүматны теркәлү урыны буенча пенсия бүлекләреннән ачыкларга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading