16+

Инвестицияләр күләме арта

2016 елда чит ил компанияләре Татарстан икътисадына 422 млн доллар акча керткән. Бу саннар бүген Татарстанның Инвестицияләр үсеше агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында китерелде, дип хәбәр итә «Татар-информ». Коллегия эшендә Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Узган ел Инвестицияләр үсеше агентлыгы хезмәткәрләре эш алып барган илләрнең саны 40тан да артып киткән. Алар тырышлыгы белән, Татарстан берничә эре халыкара күргәзмәдә һәм форуда катнашты. Биргәк тә Төркия, Германия, АКШ, Кытай, Франция, Чехия белән ныклы багланыш­лар урнаша.

- Һәр ай саен Татарстанда 15 уртак предприятие ачыла. 2016 елның I кварталында Татарстан инвестицияләрне көткәннән дә күбрәк җәлеп итте. Бөтенесе дә аңлый, санкция­дән беркемгә дә файда юк. Әмма безне барган бер җирдә якты йөз белән каршы алдылар. Тиздән үзебез дә җавап визиты белән килүчеләрне кабул итәчәкбез, - дип басым ясады Татарстанның Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading