16+

Ипигә бәя артырмы?

Октябрьдән ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин, дип яза «Известия» газетасы.

Ипигә бәя артырмы?

Октябрьдән ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин, дип яза «Известия» газетасы.

«Руспродсоюз» берлегендә аңлатуларынча, валюта курсы үзгәрү һәм быел уңыш кимү аркасында ашлыкка бәя күтәрелер, мөгаен. Аналитиклар, сентябрь уртасыннан онның килосы 18-18,5 сумга җитәргә мөмкин, диләр. Әле август башында гына ул 16 сумны тәшкил иткән. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге исә, бу яңалык әлегә имеш-мимеш, төгәл мәгълүмат юк, дип белдерде.

Сүзен-сүзгә

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:
– Без базар мөнәсәбәтләрендә яшибез. Быел уңыш былтыргыдан 15 процентка кимрәк булыр кебек, нәтиҗәдә ашлыкны читтән дә сатып алырга туры киләчәк. Бөртекле культураларга бәяләр 30 процентка диярлек кыйммәтләнде. Әйтик, 3нче класслы бодай хәзер 12 сумга якын тора. Телибезме-юкмы, бәяләр аз булса да күтәрелер инде ул. Шулай да ипидә әллә ни сизелмәс дип уйлыйм. Хәзер дә икмәкнең бәясе төрле бит. Хәтта ит бәясенә якынлаша торган төрләре дә бар. Кешегә сайлау мөмкинлеге тудырылган. Иң мөһиме – ул ипи сыйфатлы булырга тиеш. Бәядәге аз гына үзгәрешне кеше сизмәс тә, ә менә сыйфат белән бәя тәңгәл килмәсә бик аяныч.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading