16+

Ипотека алу җиңеләя, дефолт көтелми

2016 ел белән чагыштырганда 2017 елда I кварталында ипотека программасы буенча түләүләр 4 пунктка кимегән һәм ул займ алучы хезмәт хакының 45 процентын тәшкил итә. Әлеге статистиканы "Известия" китерә, дип яза Татар-информ. Экспертлар әлеге тенденцияне ипотека ставкалары кимү белән аңлата. Ә бу исә россиялеләрнең 2016-2017 елларда реаль кереме кимүе белән...

2016 ел белән чагыштырганда 2017 елда I кварталында ипотека программасы буенча түләүләр 4 пунктка кимегән һәм ул займ алучы хезмәт хакының 45 процентын тәшкил итә. Әлеге статистиканы "Известия" китерә, дип яза Татар-информ.

Экспертлар әлеге тенденцияне ипотека ставкалары кимү белән аңлата. Ә бу исә россиялеләрнең 2016-2017 елларда реаль кереме кимүе белән бәйле.

Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары буенча, узган ел белән чагыштырганда ипотека кредиты 4,2 процентка үскән. Белгечләр ипотека якынча ел ярым эчендә тагын 1-2 пунктка төшәргә мөмкин, дип җиткерә.

"Русипотека" аналитик үзәге җитәкчесе Сергей Гордейко сүзләренчә, ипотека кредитлары өлеше киләчәктә бары төшәчәк, ә социаль дефолт бөтенләй булмаячак.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, 2016 елда ипотека буенча уртача ставка 12,92 процентны тәшкил иткән. 2017 елның I кварталында ул 11,68 процентка кадәр төшкән. Процент шартларының йомшаруы Үзәк Банк ставкалары төшү белән мөмкин булды, дип җиткерә басма.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading